/ Камелияле ханым

Репертуар

Джузеппе Верди

Камелияле ханым

Балет 3 пәрдәдә (12+)

Кыскача эчтәлек 
Авторлар һәм куючылар
Спектакль турында
Вакыйга Парижда XIX гасыр урталарында бара 

ПРОЛОГ 
Париж читендә ярлылар зираты. Биредә яңа гына Парижның иң чибәр куртизанкасы, чахоткадан үлгән Маргарита Готьены күмгәннәр. Чәчкәләр яраткан өчен аны «Камелияле ханым» дип атап йөрткәннәр. Кабере янында тугрылыклы хезмәтчесе Нанина һәм карт герцог. 
Иң соңгы кеше булып Маргаританың сөеклесе Арман килә. Ул җеназага кайтып өлгерә алмаган. Егет кайгы эчендә мәхәббәт тарихын хәтерендә яңарта. 

Беренче күренеш 

Парижның атаклы куртизанкасы Олимпия бал үткәрә. Кунаклар арасында аңа гашыйк Гастон белән дусты Арман да бар. Хуҗабикәнең ахирәте Маргарита Готье керә. Арман бер күрүдә гүзәл куртизанкага гашыйк була. Маргарита аның гыйшкыннан көлә. 
Кыз хәлсезләнеп кунаклардан читкәрәк китә. Арман аның газапланып ютәлләвен күреп кала. Ул Маргаритада үлем чире икәнлеген аңлый. 
Егет аны кызгана да, ярата да. Кыз егетнең эчкерсезлеген күреп очрашу билгели. 
Маргарита балдан графа N белән чыгып китә. Кунаклар күңел ача. 
Төн. Париж урамы. Эскәмиядә хәерче йоклый. Арман керә. Ул гашыйк, ул бәхетле. 
Хәерче карчык гашыйк егеткә сокланып карый. Ул үз гомерендә күпме бәхетле һәм бәхетсез гашыйкларны күрде. Бу егетне нинди язмыш көтә? 
Маргарита белән төн үткәргән граф N аңа бриллиант кашлы муенса бүләк итә. Куртизанка гарык булып, сөяркәсен озата. 
Арман килә. Ул хисләрен яшерә алмый. Маргарита күңелендә дә хисләр баш калкыта. 

Икенче күренеш 

Париждан ерак түгел авылда утар. Арман белән Маргарита биредә яши. Алар бәхетле. 
Утар хуҗасы Арманга әтисеннән хат китерә. Әтисе улы белән очрашуны таләп итә. Арманның сөеклесен ташлап китәсе килми, Маргарита аны әтисе белән очрашырга үгетли. 
Арман киткәч Маргарита Нанинаны Парижга зиннәтле бизәнү әйберләрен сатарга җибәрә. 
Г-н Дюваль улы белән очрашуны көтә, ул улын сагынган. Улының куртизанка белән мавыгуына борчыла. 
Арман керә. Шатланып күрешәләр. Әтисе улының куртизанканы ташлавын таләп итә. Арман ишетергә дә теләми, әтисен тыңламыйча китеп бара. Г-н Дюваль Маргарита Готье белән үзе очрашырга карар итә. 
Маргарита Арманны көтә. Борчыла. Нанина кайта. Көтмәгәндә хәерче карчык пәйда була. Ул Арманның әтисеннән хат китерә. Г-н Дюваль очрашырга рөхсәт сорый. 
Арман кайта. Бар да онытыла. Гастон белән Олимпия килә. Яшьләр күңел ача. 
Күңелле мәҗлесне граф N бүлә. Ул Маргаританы үзенә әйләнеп кайтырга үгетли. Маргарита теләми. Граф китә. Олимпия белән Гастон хушлашалар. Маргарита Арманнан кунакларны озатуын үтенә. Ул г-н Дювальны көтә. 
Арманның әтисе керә. Ул куртизанкадан улы белән арасын өзүен, Арманны хурлыктан коткаруын сорый. Маргарита нишләргә дә белми, Арманның әтисен кызгана, үзенең Арманга пар түгеллеген аңлый. Арманның бәхете хакына аерылышырга карар итә. Г-н Дюваль кызның риясызлыгына һәм мәхәббәтенең көченә соклана. Маргарита өметсезлектә. Тагын чире үзен сиздерә. Арман кайта. 
Маргарита борчылуын сиздермәскә тырыша, утар хуҗасына бурычларны түләвен үтенә. Егет киткән арада, Маргарита белән Нанина Парижга кайтып китәләр. 

Өченче күренеш 

Париж урамнары буйлап Арман йөри, сөеклесенең нигә ташлап китүен аңлый алмый. Күңелендә мәхәббәт белән ачу, наз белән чарасызлык буталган. Хәлсезләнеп егыла. 
Гастон керә, Арманны аңына китерә һәм алып кайтып китә. 
Бордель хуҗасы мадам Жорж клиентлар күңелен күрергә тырышып яңа кызларын тәкъдим итә. Крупье күңелле компанияне фотога төшерә. 
Гастон Арманны мадам Жорж янына алып килә, әмма бернәрсә дә Арманның күңелен ачмый. 
Ирләр карта уйный. Арман уйнаучыларга кушыла. Егет зур сумма ота. 
Арман тантана итә. Хәзер ул Маргарита белән очрашып, бөтенесе өчен түли алачак. 
Олимпия йортында бал-маскарад. Маргарита белән герцог керә. Маргаританың кәефе яхшы, ул күп эчә. Шактый исерек Маргарита балдан китергә җыена, шулчак Арман кереп юлын бүлә. 
Егет Маргаританы биергә чакыра. Барысы да аларның биюен күзәтә. Кинәт Арман биюдән туктап кала. Ул бөтенесе алдында Маргаританың битенә акчалар ыргыта. Янәсе, куртизанкаларга түләргә кирәк. Маргарита түбәнсенсә дә, сөеклесен кичерә, чыгып китә. Арман аның артыннан ташлана, әмма юлын бүләләр. Олимпия аны биючеләр уртасында калдыра. 
Маргарита каты авырый. Арманны сагынып хушлашу хаты яза, ташлап китүенең сәбәбен аңлата. Үлә. 

ЭПИЛОГ 
Төнге шәһәр буйлап Арман йөри. Сөеклесе үлгәч тормыш ямен тапмый. Хәерче карчык керә. Ул камелияләр бәйләме һәм Маргаританың хатын тапшыра. Шунда гына егет чын дөресен белә. 
Париж урамнарында карнавал. Чәчәк бәйләмен күкрәгенә кыскан Арман күңел ачучы халык арасыннан үтә. 
Маргарита белән Арманның мәхәббәте шулай тәмамлана. 

Музыка Джузеппе Верди

Александр Полубенцев хореографиясе 
А.Дюманың шул исемдәге романы буенча А.Полубенцев либреттосы 

Сәхнәгә куючы балетмейстер - АЛЕКСАНДР ПОЛУБЕНЦЕВ (Санкт-Петербург) 
Музыкаль җитәкче һәм дирижер - АНДРЕЙ АНИХАНОВ (Санкт-Петербург) 
Сәхнәгә куючы рәссам - ВЛАДИМИР САМОХИН (М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры)
Костюмнар буенча рәссам - ИРИНА КУСТОВА (Санкт-Петербург) 
Ут буенча рәссам - СЕРГЕЙ ШЕВЧЕНКО (Большой театр, Мәскәү) 

Балет 3 пәрдәдә (12+) 
2010 елгы куелыш