/ Алтын Казан

Афиша

Эльмир Низамов

Алтын Казан

Мюзикл в 2 действиях (12+)

05Декабрь2020

18:00

Башкаручылар
Спектакль турында
Авторлар һәм куючылар
Кыскача эчтәлек 
Аксылу  - [[Эльмира Калимуллина ]]
Битимер - [[Филюс Кагиров]]
Ханзаде - [[Артур Исламов]]
Сихатбану - [[Алина Шарипжанова ]]
Нукер - [[Айдар Сулейманов ]]
Сказители - [[Айдар Нургаянов]] , [[Ирек Фаттахов]]
Мировая премьера - 2011 год
Постановка 2020 года
***
Мюзикл исполняется на татарском языке, сопровождается субтитрами с переводом на русский язык
Продолжительность – 2 часа 30  минут
Спектакль идет с одним антрактом
Возрастное ограничение 12+
Либретто Рената Хариса
Музыкальный руководитель постановки – Вадим Эйленкриг
Режиссер-постановщик - Михаил Панджавидзе
Художник-постановщик – Гарри Гуммель
Хореограф-постановщик – Сергей Мандрик
Хормейстер – Любовь Дразнина
Дирижер-постановщик – Станислав Курбацкий
Ассистент режиссёра – Анна Синельникова 
Ассистент хореографа – Евгений Присяжный 
Ассистент хормейстера – Рамиль Мурадымов
Педагог по вокалу – Венера Ганеева 
Компьютерная графика и оформление – Q STAGE PRODUCTION 
Генеральный продюсер – Рауфаль Мухаметзянов 
Исполнительные продюсеры – Татьяна Шахнина, Елена Остроумова 
Финансовый директор – Гузель Ахматова 

Беренче Пәрдә

...Күк белән җир арасында сазаган оча. Урман-кырлар, елгалар-күлләр, шәһәрләр-авыллар өстеннән аның күләгәсе шуа. Ниһаять, ул җиргә төшә…

Бүгенге Казансу яры. Яр буенда өлкән яшьтәге ялгыз ир-ат. Ул, гаҗәпләнеп, як-ягына карый, әйтерсең, үткәннәрдән нидер исенә төшкән... Яр буенда Аксылу җитәкчелегендә яшьләр пәйда була. Бию кичәсе башлана.

Үз командасы һәм Нукер кушаматлы дусты белән Аксылуның Ханзадә кушаматлы энесе килеп чыга. ике төркем яшьләр арасында бию ярышы башлана. Аксылу командасы җиңә. Ханзадә, усалланып, урам фонаренә таш ата.

Көтмәгәндә Карт пәйда була, ул Ханзадәне һәм аның иптәшләрен туктата. елганың яры томан белән каплана. Карт рәшәдә юкка чыга. томанда Кол Шәриф мәчете манаралары барлыкка килә. Манаралар арасындагы болытта Карт утыра. Бу әкиятче, тарих. әкиятче борынгы заманнар, Казансу елгасының атамасыз чагы турында сөйли. Бу урыннарда, хан ачуыннан качып, әни белән ул яшеренгән. Бу хатын – үләнче, ә егет – балыкчы булган.

Заманча Казанның манзарасы томанда юкка чыга. вакыт бик тиз артка әйләнә, ерак гасырларга чума. әле генә елга ярында күңел ачкан егетләр һәм кызлар аучыларга әверелә. Өсләрендә аучылык киемнәрен күреп, алар гаҗәпләнә, ләкин моны кызыклы маҗара буларак кабул итә. Алар бии башлый, үз-үзләрен тотышы хәзерге яшьләрнең Казансу ярында күңел ачуын хәтерләтә.

Бай киемнәрдән Ханзадә, Аксылу һәм Нукер чыга. Аучылар аларны хөрмәт белән каршы ала. Ханзадә тиешле урынга килеп җитүләрен ачыклап сорый. Нукер нәкъ биредә аларга кирәк булган кеше яшәгәнен аңлата.

Нукер үз вакытында Битимернең әтисе оста зәркәнче булып, хан гаиләсе өчен бик күп матур эшләнмәләр калдыруы турында сөйли. Хан зәркәнчегә чиста алтыннан утсыз-парсыз үзе су кайната алырдай эретеп коелган казан ясарга куша: бу тылсымлы «тере» су теләсә нинди сырхаулардан дәваларга мөмкин. тимерче алтын казан ясаса да, анда су кайнамый. Хан зәркәнчене җәзалап үтертә, ә казанны кылыч белән кискәләп, хурлык баганасына эләргә боера. Шул вакыттан бирле казан юкка чыккан, ә тимерченең тол хатыны һәм улы качып котыла алган. еллар узгач, чир-чордан җәфа чигенгән хан исән чагында ук «сырхаудан дәва белүчегә» хакимлек тәхетен вәгъдә иткән. Хан балалары Ханзадә белән Аксылуның өметләре сүрелә, чөнки әтисез калу– мирассыз калу дигән сүз. Бары Нукер гына аларга качкыннарны табарга булыша һәм яр буена алып килә. Анда хәерче бер алачыкта тимерченең улы Битимер һәм әнисе – оста үләнче сихәтбану яши.

Ханзадә Нукерны алачыкта кем барын тикшерергә җибәрә. Аланга кадәр чәчәкләрнең шифасы турында җырлаучы сихәтбануның тавышы ишетелә. Ханзадә сихәтбануга аның улы белән кызыксынуын белдерә. елга ягыннан җыр авазлары яңгырый. Битимер килеп чыга. читтә торучы Аксылу кайчандыр хан сараена әтисе белән бергә гаҗәеп зәркән бизәкләрен алып килгән егетне танып ала.

Ханзадә Битимердән тылсымлы казанның чынлыкта булуын раслауны таләп итә. Битимергә җәза яный. сихәтбану Ханзадәне Битимер – алтын коюның тылсымлы серен белгән бердәнбер оста дип ышандыра. Битимер киселгән казанны төзәтә алуын, әмма аңа алтын җитмәвен белдерә. Ләкин Ханзадә ышанмый һәм казанны эретеп коярга боера.

Оста эшен башлый. әмма алтын барыбер җитмәү сәбәпле процесс туктала. Битимер эшен тәмамлый алсын өчен Аксылу аңа үзенең алтын беләзекләрен бирә.

Ниһаять, Битимер алтын казанны тотып, аланга чыга. Бөтен алан балкып җибәрә. Нукер үз хәйләләренең файдасын алдан ук фаразлый. Ул Ханзадәне ашыктыр – казанның сихри үзенчәлекләрен сынап карарга кирәк. Хан улы боерыгы буенча аучылар казанны су белән тутыра һәм аның тирәсендә бии башлый.

Тик ... су кайнамый. Ханзадә ачулы. Аучылар Битимерны бәйли һәм аны җәядән атарга әзерләнә. егет Аксылу каплый. Яшьләрнең бер-берсен яратулары һәркемгә аңлашыла. Улын коткарган өчен сихәтбану Аксылуга рәхмәт белдерә. егетләр һәм кызлар үзләреннән ау киемнәрен сала һәм ярәшүне бәйрәм итәргә әзерләнә.

Бәйрәмгә әзерлекне үзенең сакчылары белән бергә алачыкка һәм урманга ут төрткән Ханзадә бүлдерә. Ул Битимер һәм Аксылуга ташлана, әмма яшьләр үзләренең яратканнарын каплап кала. Ачулы Ханзадә казанны камчылый башлый. Кинәт күк караңгылана, аланны кош канатларына охшаган күләгә каплый. Геройлар алдында әкиятче барлыкка килә.

Ул янә Казансу елгасы исемсез булган вакытлар турында сөйли. Ул урыннарда сазаган атлы аждаһа хакимлек иткән. Ханзадәнең тылсымлы казанны мәсхәрәләвен күргәч, ул мондый хурлауны күтәрә алмый. Кинәт әкиятче сазаганга әверелә. Ул җирдә яткан алтын казанны ала һәм аның белән елга төбенә чума… тылсым юкка чыга һәм геройлар янә заманча Казанга эләгә. Ләкиналар арасында Битимер дә, сихәтбану да юк. Яңгыр ява. Аның агымнарышәһәр буяуларын юа. Барысы да таралыша, яңгыр астында бер Аксылу кала. Битеннән әллә күз яшьләре, әллә яңгыр тамчылары ага.

 

Икенче Пәрдә

Казансу елгасы яры. Аксылу үзенең ниндидер сәер әкияткә эләгүен искә ала. Өн идеме, төшме бу? елга яры аңа әкияттә күргән урыннарны искә төшерә. Ул җылылык белән хәтирәләрен барлый…

Кинәт Аксылу эскәмиядә утырган Битимерне күреп ала. Яшьләр әкият дөньясына кайтара торган чынбарлыкта очрашуларына бик шат. Аксылу тылсымлы казанның чынлыкта бармы икәнен белергә тели. Кинәт барлыкка килгән сихәтбану алтын казан кешеләргә сәламәтлек, шатлык һәм бәхет китерә, дип раслый.

Котырган Ханзадә һәм Нукер килеп чыга. Ханзадә тылсымлы казан турындагы бөтен тарих – ул әкиятләр һәм алдау гына дип белдерә. Ул Битимергә Аксылуга «күз төшермәскә» куша, ә сеңлесенә шунда ук өенә кайтырга боера. Битимерга янә куркыныч яный: аучылар аны әнисе белән бергә суга ташларга җыена. Кинәт күк караңгылана һәм кара болыт артыннан әкиятче-тарих барлыкка килә. 

Тарих үткәннәр һәм киләчәк, һичшиксез, бүгенгедә кисешә дип сөйли.

Барысы да янә легендага, Казансу елгасы ярына эләгә. Ханзадә өметсез. Ул аучыларга елга төбенә төшеп, алтын казанны алырга боера. дүрт кыю егет ризалаша, алар мактана, әмма, нәтиҗәдә, биремне үти алмый. Гүя елга, шаярып, аларны кире ярга ташлый. Нукер елга, мөгаен, төпсез, шуңа күрә казанны табып булмый дип фаразлый. Гомумән, елга төбеннән әлеге «таушалган казанны» чыгаруда мәгънә юк, чөнки аның тылсымлы көче турындагы имеш-мимешләр – ул әкият кенә. тик сихәтбану аларның сөйләшүенә кысылып, алтын казан чыннан да тылсымга ия булуын һәм кешеләргә тере су бирә алуын исбатлый башлый. Аңа Аксылу да кушыла. Шул чакта сихәтбану сүзләренең дөреслеген раслау өчен Нукер Ханзадәгә су төбенә Битимерне төшерергә мәҗбүр итәргә тәкъдим ясый.

Нукерның даими әйтемнәре һәм мәкерләренә ачуы чыккан Ханзадәаңа үзенә елга төбенә чумарга боера. Нукер тезләнеп, Ханзадәдән аны харап итмәвен сорый. Ул хуҗасын тере су эзләүдән баш тартырга күндерә башлый, сихәтбану янә тере су – изге су, дип, аннан башка бу җирдә яшәү мөмкин түгеллегендә ышандыра. әмма Нукер Ханзадәгә аның атасын коткару өчен тере су кирәк түгеллеген исбатлый, аның вафатыннан соң тәхет болай да Ханзадәнеке дип раслый. Бу фикер Ханзадәгә ошый, ул алтын казанны эзләүдән баш тартырга әзер.

Аксылу Ханзадәнең бу фикергә кызыгуына ачулы. «әтине якламасак, бәладән коткармасак, язмыш безне гафу итәрме?» – дип аңа ялвара. Ханзадә аны кире кага.

Битимер Ханзадәгә ташлана һәм аның кулларын кысып, хәнҗәрен эләктереп ала һәм дошманның муенына тери. Ул Ханзадәгә казан, һичшиксез, коткарылырга тиеш һәм ул елгага үзе сикерә, дип белдерә. тик моның өчен аның белән Аксылу барырга тиеш. Кызга куркыныч та, шатлыклы да. Ул сөеклесеннән ни өчен бу адымга барганын сорый. «әтиеңне тере су гына дәвалый ала», – дип җавап бирә Битимер. «тик кайчандыр минем әти синекен җәзалаган бит...» – дип искә төшерә Айсылу. Битимер гафу итәргә беркайчан да соң түгел, ә һәр йөрәктә игелеккә урын булырга тиеш, дип җавап бирә.

 Егетнең намуслы булуына таң калып, Ханзадә, алтын казанда утсыз су кайнаса, Битимергә бу урыннарда куәтле ныгытма төзергә һәм анда Битимерне хан тимерчесе һәм зәркәнчесе итеп билгеләргә сүз бирә. 

Битимер һәм Аксылу алтын казан артыннан елгага сикерергә әзер. Кинәт кенә елга кайный башлый һәм аннан сазаган чыга. Ул кешеләргә казанны урламавын, ә аны мыскыл итүдән коткаруын хәбәр итә һәм яшьләрнең намуслылыгын күреп, кешеләр бу изге урынны сакларга лаек дип санап, казанны кайтарырга әзер булуын әйтә.

Хәзер тере суны кайнатасы гына кала. сихәтбану Казанга суны чиста йөрәкле һәм якты күңелле кеше агызырга тиеш, дип кисәтә. Битимер моны Аксылуга тапшыра. Кыз су сала. Бераздан Казан өстендә пар күтәрелә башлый. Катнашучылар бу могҗиза белән таң кала. сазаган күккә күтәрелә, заманча Казан гербын кабатлап, Зилантка әверелә. 

Вакыйга кабат хәзерге Казансу ярына күчә. Җанланган шәһәр. Кешеләр эшләре буенча ашыга, балалар белән йөри, күңел ача. Кинәт килеп чыккан тарих бу зур шәһәр казан кайнаган урында үскән һәм шуңа күрә Казан дип аталган, дип сөйли.

Казан дигән исем белән

Салынды ныклы нигез.

Бүген аңа горурланып:

«Мең яшә, Казан!» – дибез.

Саклап тора сине ташлы,

Көчле, зирәк сазаган.

И, халыкка язмыш булып,

Тагы мең яшә, Казан!