/ Евгений Онегин

Афиша

Петр Чайковский

Евгений Онегин

Опера 3 пәрдәдә

21Февраль2024

18:00

Башкаручылар
Спектакль турында
Авторлар һәм куючылар
Кыскача эчтәлек 
Онегин - ВАСИЛИЙ ЛАДЮК ("Новая Опера", Москва)
Татьяна - ЕКАТЕРИНА ГОНЧАРОВА (Мариинский театр)
Ленский - АЛЕКСЕЙ НЕКЛЮДОВ ("Новая Опера", Москва)
Ольга - ЕКАТЕРИНА СЕРГЕЕВА (Мариинский театр)
Гремин  - [[Михаил Казаков]]
Няня - СВЕТЛАНА ШИЛОВА (Большой театр России)
Ларина - АЛЕКСАНДРА САУЛЬСКАЯ-ШУЛЯТЬЕВА ("Новая Опера", Москва)

Дирижер - [[Андрей Аниханов]] 
Дирекция театра оставляет за собой право замены исполнителей.
Опера 3 пәрдәдә 
А.С.Пушкинның шул исемдәге романы буенча П.И.Чайковский һәм К.С.Шиловский либреттосы 
2012 елгы куелыш 
Музыка Петра Ильича Чайковского
Либретто П.И.Чайковского и К.С.Шиловского по одноименному роману А.С.Пушкина 

Музыкальный руководитель постановки – Михаил Плетнев
Дирижер – Ренат Салаватов
Режиссер-постановщик – Михаил Панджавидзе
Художник-постановщик – Игорь Гриневич
Художник по костюмам – Людмила Волкова
Хормейстер – Любовь Дразнина
Балетмейстер-постановщик – Александра Тихомирова
Художник по свету – Сергей Шевченко
Компьютерная графика – Павел Суворов

Җәйге кич. Лариннар утарындагы бакча. Кызлары Татьяна һәм Ольганың тавышлары Лариннарның һәм няня Филиппьевнаның яшьлек хатирәләрен кузгата. Еракта озын көй яңгырый. Крестьяннар байбичәне котларга килгәннәр, урак бетү билгесе буларак чәчәкләр, тасмалар белән бизәлгән көлтә китергәннәр. Крестяннар җыры кызларның – хыялый, уйчан Татьяна белән шаян Ольганың игътибарын җәлеп итә. Лариннарга кунакка күршеләре - Ольгага гашыйк яшь шагыйрь Владимир Ленский килә. Ул үзе белән яңа гына Петербургтан кайтып төшкән, ялтыравыклы тормышка өйрәнгән Онегинны алып килә. Татьяна Онегинга гашыйк була. 
Татьянаның бүлмәсе. Туташның күңеле тыныч түгел. Йоклый алмагач, нянясыннан яшьлеге турында сөйләвен үтенә, әмма алай да тынычлана алмый. Хисләренә бирелеп ул Онегинга мәхәббәт хаты яза. 
Лариннар бакчасында кызлар җырлый-җырлый җиләк җыя. Каушаган Татьяна йөгереп керә. Онегин кайткан, тиздән килеп җитәчәк. Кыз дулкынланып җавап көтә. Онегин Татьянаның ихласлыгын кабул итсә дә, мәхәббәт белән җавап бирә алмый. Кыз таң калып аның “вәгазен” тыңлый. 
Лариннар йортында бал. Татьяна көненә кунаклар җыелган. Туташлар чолганышында калган француз Трике котлау шигырьләре укый. Башкаладан ерактагы бу балда Онегинга коточкыч күңелсез. Ул үзен монда алып килгән Ленскийга үч итеп Ольга тирәсендә бөтерелә башлый. Ленскийның дустына һәм кәләшенең кыланчыклыгына ачуы килә. Мазурка биегәндә тавыш куба. Ачулы Ленский Онегинны дуэльга чакыра. Кунакларның егетләрне дуслаштырырга тырышуы барып чыкмый. 
Кышкы иртә. Тегермән янында дуэль билгеләнгән. Таң атканчы ук секунданты белән Ленский килә. Ул Ольга турында уйлый. Көн аңа ни әзерләгән? Соңарып кына Онегин килә. Икесе дә икеләнәләр, элеккеге дуслыкларын искә алалар, әмма килешү юллары киселгән. Дуэльчылар барьер янына баса. Ату тавышы яңгырый. Ленскийның гомере өзелә. 
Затлы йортта Петербург байлары җыелган. Балның иң кызган мәле. Кунаклар арасында сәяхәттән кайтып төшкән Онегин да бар. Сәяхәтләр дә, матур тормыш та аны шатландыра алмый. Җәмәгате белән князь Гремин керә. Онегин Татьянаны танып аптырап кала. Князь өйләнүе һәм бәхетле гаилә тормышы турында сөйли, Татьяна белән таныштыра. Онегин кайчандыр үзе кире каккан мәхәббәтне юксына башлый. Кинәт үзенең Татьянаны яратуын аңлап, аның белән очрашырга карар кыла. 
Үз йортындагы кунак бүлмәсендә Татьяна дулкынланып Онегинның хатын укый. Ул аны һаман да ярата. Онегин керә. Сүзләре сөюе һәм үкенүе турында. Татьяна бәхет бик якында булган беренче очрашуларын искә төшерә. Әмма артка юл юк, Татьяна Онегиннан үзен тынычлыкта калдыруын сорый. Ул иллюзияләрдән арынган. Онегин ялгызы кала.