/ Энҗе эзләүчеләр

Афиша

Жорж Бизе

Энҗе эзләүчеләр

Опера 2 пәрдәдә (12+)

28Март2024

18:00

Башкаручылар
Спектакль турында
Авторлар һәм куючылар
Кыскача эчтәлек 
Лейла - [[Гульнора Гатина]]
Надир - ДАМИР САДУАХАСОВ (Казахский национальный театр оперы и балета им. Абая)
Зюрга - [[Юрий Ившин]]
Нурабад - [[Айдар Нургаянов]]
Дирижер - [[Алессандро Биччи]]

Дирекция театра оставляет за собой право замены исполнителей.
Опера 2 пәрдәдә (12+) 
М.Карре һәм Э.Кормон либреттосы
2003 елгы куелыш
Музыка Жоржа Бизе
Либретто М.Карре и Э.Кормона 

Музыкальный руководитель постановки - Марко Боэми (Италия) 
Режиссер-постановщик - Вернон Маунд (Великобритания) 
Художник-постановщик - Пол Эдвардс (Великобритания) 
Художник по костюмам - Эмма Райэт (Великобритания) 
Режиссер по пластике - Антула Пападакис (Великобритания) 
Хореограф - Шамита Рэй (Индия) 
Хормейстер - Нурия Джураева


Энҗе эзләүчеләр юлбашчы сайлау өчен яр буена җыелганнар. Араларында иң хөрмәтле һәм тәҗрибәле Зурганы сайларга уйлыйлар. Көтмәгәндә Надир килеп чыга. Ул Зурганың элеккеге дусты, бер үк гүзәл кызга гашыйк булу аларны аерып, дошман ясаган. Надир дөнья гизәргә чыгып киткән, хәзер тынычланып кайтып төшкән. Дошманлык онытылган, дуслыкны яңартырга берни дә комачауламый кебек. Диңгездә көймә йөзә, анда япма бөркәнгән хатын-кыз сыны. Куркыныч кәсеп уңышлы булсын өчен диңгез рухларын зурларга кирәк, ә моны бары тик никахка кермәскә ант иткән чиста жрица гына эшли ала. Көймә ярга туктый. Энҗе эзләүчеләр үзләрен яклаучыны сәламлиләр. Зурга аңа мәхәббәттән баш тарту антын искә төшерә. Кыз баш игәндә Надирны күреп ала. Алар икесе дә тетрәнеп калалар. Жрица ул сөйгән Ләйлә булып чыга. 
Төн. Баш жрец Нурабад Ләйләне текә яр буендагы кыялар арасында урнашкан храмга алып килә. Яңа жрицаны кораллы сакчылар саклаячак. Нурабад Ләйләдән антына тугрылыгы турында сораша. Кыз балачагында качкынны яшерүе һәм аны сатмавы турында сөйли. Рәхмәт йөзеннән качкын аңа муенса бүләк иткән – менә ул. Нурабад киткәч, Ләйлә Надирны уйлый, мәхәббәт турында хатирәләре яңара. Ерактан Надирның җыры ишетелә. Тавыш якынлаша, егет храмга якынлашкач кыз куркып кала: бергә күрсәләр ни булачак! Ләйлә сөйгәненнән китүен үтенә. Тегесе иртәгә кабат килү шарты белән генә китәргә ризалаша. Сукмакта аны сакчылар тотып ала. Жрецлар һәм балыкчылар җинаятьчеләрнең җәзалануын таләп итә. Зурга аларны тынычландыра: яшьләр язмышын ул үзе – юлбашчы хәл итәчәк. Шулчак Нурабад кызның бөркәнгечен тартып ала һәм Зурга Ләйләне – Надир белән аны дошманлаштырган мәхәббәтен танып ала. Көнчелек һәм үч алу теләге белән ул карарын үзгәртә: икесе дә үлсеннәр. 
Зурга ялгызы. Уйга чумган. Ничек инде ул дустын һәм сөйгәнен үлемгә хөкем итә алды?! Энҗе эзләүчеләр юлбашчы белән сөйләшергә теләгән Ләйләне алып керәләр. Ул антын бозды, җәзалауларга әзер, әмма Надир гаепсез, Ләйлә аны коткаруны сорый. Ләйләнең яклашуы Зурганың көнчелеген арттыра гына. Ул тагын да аларның үлемен таләп итә. Ләйлә соңгы үтенечен җиткерә – энҗе муенсасын әнисенә илтүен сорый. Зурга муенсаны танып ала: ул аны үзен коткарган кыз балага бүләк иткән була. Димәк ул үзен коткаручын үлемгә хөкем иткән икән. 
Учак янында энҗе эзләүчеләр бии. Ләйлә белән Надирның соңгы мизгелләре. Ерактан ялкын телләре күренә. Зурга йортлар януын хәбәр итә. Энҗе эзләүчеләр хөкем ителүчеләрне онытып авылга чабалар. Зурга Ләйлә белән Надирны коткара, аларны качыру өчен авылга үзе ут төртүен әйтә. Гашыйклар кача, Зурга Бөек Брахма рухына дога кыла.