/ Мәхәббәт эчемлеге

Афиша

Гаэтано Доницетти

Мәхәббәт эчемлеге

Опера 2 пәрдәдә (16+)

04Июнь2023

18:00

Башкаручылар
Спектакль турында
Авторлар һәм куючылар
Кыскача эчтәлек 
Адина – [[Гульнора Гатина]]
Неморино – ДАМИР ЗАКИРОВ (Михайловский театр)
Белькоре – [[Юрий Ившин]]
Дулькамара – [[Ирек Фаттахов]]
Джаннетта – [[Венера Протасова]]


Дирекция театра оставляет за собой право замены исполнителей.
Опера 2 пәрдәдә  (16+) 

Феличе Романи либреттосы 
2014 елгы куелыш
Музыка Гаэтано Доницетти 
Либретто Феличе Романи

Музыкальный руководитель постановки – Винсент де Корт (Нидерланды) 
Режиссер-постановщик - Юрий Александров (Санкт-Петербург) 
Сценография и костюмы - Вячеслав Окунев (Санкт-Петербург) 
Хормейстер - Любовь Дразнина
Хореограф - Ирина Шаронова (Санкт-Петербург) 
Художник по свету - Нарек Туманян (Москва) 
      
Беренче пәрдә 

Гүзәл Адина тылсымлы мәхәббәт эликсиры эчкән Тристан һәм Изольда турындагы борынгы кулъязманы мавыгып укый. 
Белькоре җитәкчелегендәге солдатлар отряды керә. Белькоре Адинның кулын сорый. Кыз кылакчыкланып җавап бирә, чытлыклануы күптән аны яратып йөргән Немориноны борчуга сала. Көтмәгәндә ил гизүче табип-шарлатан Дулькамара керә. Ул бөтен чирләргә дәва дигән булып арзанлы шәраб сата. Неморино королева Изольданың мәхәббәт эчемлеге турында сораша. Егетнең беркатлылыгын аңлап алган Дулькамара аңа бер шешә «эликсир» сата, янәсе, бер тәүлектән нәтиҗәсе күренә башлаячак (бу вакыт эчендә шарлатан качып өлгерәчәк). 
«Эликсир»ны эчеп башы-күзе тонган Неморино Адинаны күрми – моңа борчылган кыз Белькорега кияүгә чыгарга сүз бирә. Адина туйны кичкә билгели. Неморино «эликсир» иртәгә “эшли” башлар дип өметләнеп, Адинны иртәгә кадәр түзәргә үгетли. Әмма кыз бөтенесен туйга дәшә. 
Икенче пәрдә 

Неморинога гашыйк Адина никах килешүе төзүне суза. 
Неморино тагын бер шешә «эликсир» алып мәхәббәтен коткармакчы. Әмма “тылсымлы” эчемлеккә акча табу өчен аңа Белькоре отрядына язылырга туры киләчәк. 
Көтмәгәндә Неморинога бай абзые мирас калдыруы турында хәбәр тарала. Егет бу хакта белми, шуңа да кызларның үзенә булган игътибарын «мәхәббәт эликсир »ыннан дип юрый. 
Адина Дулькамара аша Немориноның нинди корбаннарга баруы турында белә. Ул Белькоредан сөйгәненең рекрут килешүен сатып ала. 
Егет ышанырга да курка: сөйгәне аңа килешү белән бергә сөюен дә бүләк итә. 
Неморино белән Адина бәхетле, Белькоре җиңелүен ирләрчә кабул итә, шарлатан Дулькамара «элик¬сир»ының көченә үзе дә ышана башлый. 
Бөтенесе мәхәббәтнең көченә дан җырлыйлар.