/ Пиковая дама

Афиша

Петр Чайковский

Пиковая дама

Опера 3 пәрдәдә (12+)

04Декабрь2019

18:00

Башкаручылар
Спектакль турында
Авторлар һәм куючылар
Кыскача эчтәлек 
Графиня - АЛЕКСАНДРА САУЛЬСКАЯ-ШУЛЯТЬЕВА ("Новая Опера")
Герман - НИКОЛАЙ ЕРОХИН (МАМТ) 
Лиза - ЕЛЕНА ГУСЕВА (МАМТ) 
Полина, Миловзор - КАТАРИНА ЛУКАШ (Москва) 
Князь Елецкий - ВЛАДИМИР ЦЕЛЕБРОВСКИЙ ("Санктъ-Петербургъ Опера") 
Граф Томский, Златогор - БОРИС СТАЦЕНКО (Германия) 
Маша, Прилепа - [[Венера Протасова]] 
Чекалинский - МАКСИМ ОСТРОУХОВ ("Новая Опера")
Гувернантка - НАТАЛЬЯ ВОРОБЬЕВА ("Санктъ-Петербургъ Опера") 
Дирижер - МАРКО БОЭМИ (Италия)
Опера 3 пәрдәдә (12+) 
2017 елгы куелыш
Музыка Петра Ильича Чайковского
Либретто М.И.Чайковского по одноименной повести А.С.Пушкина

Музыкальный руководитель постановки - МАРКО БОЭМИ
Режиссер-постановщик - ЮРИЙ АЛЕКСАНДРОВ 
Художник-постановщик - ВИКТОР ГЕРАСИМЕНКО
Видеопроекции - ДАНИЛ ГЕРАСИМЕНКО
Хормейстер - ЛЮБОВЬ ДРАЗНИНА



Петербург. Җәйге бакчаның кояшлы аллеясы. Сурин белән Чекалинский Герман турында сөйләшәләр: ул төннәрен казинода үткәрә, әмма беркем белән аралашмый, карта да уйнамый. Германның сәерлегенә граф Томский да игътибар иткән. Герман аңа затлы һәм бай ханымга гашыйк булуы турында серен ача. Дуслар әңгәмәсенә князь Елецкий да кушыла - үзенең өйләнергә җыенуын хәбәр итә. Карт Графиня белән Лиза үтәләр. Герман Лизага гашыйк, әмма Лиза Елецкийның кәләше. Германның үзәккә үтәрлек карашы Графиня белән Лизаны куркытып җибәрә. Графиня турында мәзәк сөйләп Томский тынлыкны боза. Янәсе, яшь чагында Графиня Парижда бар байлыгын картада оттырган, әмма бер очрашу бәрабәренә өч карта серен белеп, оттырган акчаларын кире кайтара алган. Сурин белән Чекалинский Германны шаяртмакчы булалар, янәсе, карчыктан өч карта серен әйттерергә кирәк.  
Лиза бүлмәсе. Кич. Ахирәтләре биеп Лизаның күңелен ачалар. Лиза Герман турында уйлый. Көтмәгәндә балконда Герман үзе пәйда була. Ул Лизага мәхәббәтен аңлата башлый. Ишек шакыган тавыш очрашуны бүлә. Карт Графиня керә. Тәрәз пәрдәсе артына качкан Герман өч карта тарихын исенә төшерә. Графиня киткәч ул кабат мәхәббәте турында сөйли. Лиза да аңа гашыйк.  
Бай йортта бал-маскарад. Князь Елецкий кәләшенең салкынлыгына борчыла, мәхәббәте турында сөйли. Кунаклар арасында Герман да бар. Битлек кигән Чекалинский белән Сурин карталар магиясе турында исенә төшереп, һаман да дусларыннан көләләр. Герман балда карт Графиняны күреп, өч карта китерә алган байлык турында хыяллана. Герман Лиза янына керү өчен, кыздан арткы ишек ачкычларын ала, ниһаять, ул карчыктан серне ачтырачак.  
Төн. Графиняның йокы бүлмәсе. Герман керә; Графияның яшь чактагы портретына сокланып карап тора, аяк тавышлары ишетелгәч, кача. Ярдәмчеләрен иярткән Графиня кайтып керә. Ул балдан канәгать түгел, элекке баллар турында хатирәләргә чумып йокыга китә. Көтмәгәндә Герман пәйда була. Ул инәлеп-инәлеп өч карта серен ачуын сорый. Карт Графиня дәшми. Котырган Герман пистолет белән яный; карчык куркуыннан егылып үлә. Герман акылыннан шашар дәрәҗәгә җитеп куркып кала. Тавышка Лиза йөгереп керә дә, Германны ачулана башлый. Германның уенда ачылмый калган сер.  
Казармада Герман бүлмәсе. Кич. Герман лизаның хатын укый: кыз аны төн уртасында очрашуга чакырган. Германның күз алдында үлем күренеше һәм карчыкның җеназасы. Җил улавы да аңа җеназа догасы булып ишетелә. Герман курка, күз алдында Графиня өрәге. Ул яшерен карталарны атый: «Тройка, семерка, туз». Герман саташа-саташа кабатлый.  
Кыш. Лиза Герман белән очрашуны көтә. Ул Графиня үлемендә сөйгәненең гаепле түгеллегенә ышанырга тели. Манара сәгатьләре төн уртасы җитүен хәбәр итә. Лизаның соңгы өмете өзелә. Герман килә. Ул карта уенында отачагы турында гына уйлый-уйлый, лиза артыннан мәхәббәт сүзләрен кабатлый. Аның буталчык сүзләреннән Лиза үтерүченең ул икәнлегенә инана. Акылыннан шашкан Герман Лизаны этеп җибәрә дә, «Казинога!» — дип кычкырып чыгып йөгерә. Лиза өзгәләнеп суга ташлана.  
Казино. Уен бара. Герман бер-бер артлы Графиня әйткән карталарга куя һәм ота. Барысы да аптырап кала. Җиңү тәман татыган Герман картага бар отышын куя. Германга каршы князь Елецкий чыга. Герман туз, ди, әмма кулында дама пик кала. Ул шашып картага карый, аңа картадагы дама карт Графиня булып елмая. Ул саташып үз-үзенә кул сала. Аңына килгән соңгы мизгелдә күз алдына Лиза образы килә. Герман аның исеме белән үлә.